Октябрь дә бик җылы килерме?

Халык сынамышларына карап, көзнең икенче ае ничек килүен белеп була.

Октябрь дә бик җылы килерме?Октябрь дә бик җылы килерме?
Октябрь дә бик җылы килерме?

Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган.

Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә, дип юраганнар. Быел көзнең беренче ае нәкъ шулай — җылы да, коры да.

Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә, дигән сынамыш та бар. Искә алганыгыз бармы, яфраклар коелырга ашыкмый бит әле...

Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр, дип юраган борынгылар. Сынамышларга караганда, кыш бик карлы булырга охшаган, дуслар.

27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көннәр бозыла.

28 сентябрь – торналар киткәннән соң, 3 атнадан беренче суыклар килә.

29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.

30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас