

28 сентябрь – торналар киткәннән соң, өч атнадан беренче суыклар килә, дигән сынамыш бар халыкта.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 28 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача исә. Көндез һава температурасы +17, +22 градус булачак.
Сишәмбе, 29 сентябрьдә, шулай ук явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +3, +8, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -2 градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез +17, +22 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 30 сентябрьдә, явым-төшем булмаячак. Җил көнчыгыштан уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә +2, +7 градус, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -4 градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез һава температурасы +16, +21 градус тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.