+8 °С
Дождь
Журналга язылу

Апрельдә бу көн нинди булса, октябрьдә шуны көт!

Халык сынамышлары шулай юрый. Ә сез ышанасызмы, дуслар?

title
Апрельдә бу көн нинди булса, октябрьдә шуны көт!Апрельдә бу көн нинди булса, октябрьдә шуны көт!
Апрельдә бу көн нинди булса, октябрьдә шуны көт!

Халык сынамышлары буенча, апрель башы нинди булса, октябрьдә шуны көт. Апрельнең беренче көннәре бик җылы булды, Уфада аномаль эсселек яңа рекордлар куйды. Мәсәлән, 2 апрельдә, көндез Уфа-Дим метеостанциясендә һава температурасының яңа абсолют максимумы теркәлде: термометр баганасы +21,2  градуска кадәр күтәрелде. Димәк, алда җылы көннәр көтәргә була әле.

2 октябрьдә бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.

3октябрьдә җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә — яңгырга, көньяк җиле — җылыга, төньяктан искәне — салкынга ишарә.

4 октябрьдә көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.

5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.

6 октябрьдән чын суык көз — елның өченче фасылы башлана.

7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.

8 октябрь - әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.

9 октябрь әгәр бүген беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас