Сак булыгыз! Кар һәм бозлавык көтелә!

Республикада кинәт суытты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сак булыгыз! Кар һәм бозлавык көтелә!Сак булыгыз! Кар һәм бозлавык көтелә!
Сак булыгыз! Кар һәм бозлавык көтелә!

Халык сынамышлары буенча, 2 октябрьдә бал кортларын кышка әзерли башлыйлар. Ә менә иртәгә, 3октябрьдә, җилнең юнәлешенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә — яңгырга, көньяк җиле — җылыга, төньяктан искәне — салкынга ишарә.

Синоптиклар да Башкортстанда температураның кинәт төшүе турында кисәтә.

3 октябрьгә каршы төндә һәм иртәнге сәгатьләрдә республиканың кайбер районнарында бозлавык фаразлана. Бу хакта МЧС хәбәр итә.

Ведомство гражданнарны сак булырга чакыра. Җәяүлеләргә  табаны шумый торган аяк киеме әзерләргә, сак кына басып йөрергә киңәш итә. Машина йөртүчеләргә — алда баручы транспортка кадәр дистанцияне сакларга; кискен маневрлардан качып, салмак кына туктарга кирәклеген исләренә төшерә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас