Алдагы дүрт атна нинди булачак?

Халык сынамышлары буенча көзнең холкын фаразлап карыйк әле.

title
Алдагы дүрт атна нинди булачак?Алдагы дүрт атна нинди булачак?
Алдагы дүрт атна нинди булачак?

Халык сынамышлары буенча, бүген көн нинди булса, алдагы дүрт атна шундый булачак. Сынап карыйк әле, дуслар.

5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.

6 октябрьдән чын суык көз — елның өченче фасылы башлана.

7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.

8 октябрь — әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.

9 октябрь әгәр бүген беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.

10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.

11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елга мул ел килер.

12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, көз коры килер.

13 октябрь — каен һәм юкә Покрауга кадәр "чишенеп" бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.

14 октябрь — Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң — кыш. Покрау нинди, ел шундый.

15 октябрьдә көн яңгырлы икән — кыш суык килер. Җил көньяктан иссә — кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас