

“Башгидрометүзәк” синоптиклары якын көннәрдә республикада һава торышы нинди булачагы турында хәбәр итте. Төбәктә урыны белән бераз яңгыр һәм температураның сизелерлек үзгәрүе көтелә.
Бүген, 11 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын булачак. Төнлә һава температурасы+5 +10°, аязытканда 0°га кадәр төшәчәк. Көндез +14 +19° кадәр җылыта.
12 октябрьдә явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы +3 +8°, урыны белән -2°ка кадәр төшүе ихтимал. Көндез термометр баганалары +14 +19° градус булачак.
13 октябрьдә явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы+3 +8°, урыны белән -2° булачак. Көндез һава +16 +21°ка кадәр җылыначак.
Автор фотосы.