

17 октябрьдә җил тынса — көннәр суытыр, дигән сынамыш бар халыкта. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.
Октябрьнең беренче атнасы республикада аномаль җылы булды. Урта Азия һава массалары тәэсирендә һаваның максималь температурасы элегрәк күзәтелгән абсолют максимумнарга якынлашты. Әмма җылы һава торышы ахырына якынлаша.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, антициклоннар алмашыну белән киләсе атна башында республика халкын һава температурасының түбәнәюе көтә. 19 октябрьдә күпчелек районнарда көндез +8...+13 градуска кына тәшкил итәчәк, көньяк-көнчыгышта әле +18 градус җылы торачак. Салкын фронт килү белән урыны-урыны белән бераз яңгырлар явачак, төньяк-көнбатыш юнәлештәге җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
20 октябрьдә температураның тагын да түбәнәюе көтелә: төнлә — +1° -4 градус, көндез +5+ 10 градус кына булачак.
Автор фотосы.