

23 октябрь көнне Айны күзәтәләр. Әгәр "мөгезе" төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса - бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә - көчле суык җил көтегез.
24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән - суыта, тонык икән - җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар - кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.
26 октябрьдә көньяктан тиз-тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә — аяз күктә Ай зур алкалар белән киртәләнә икән — суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса — җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса — кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә Айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр "мөгез" көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.
Автор фотосы.