+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

8 яшьлек малайны "ЗИЛ" машинасы бәрдергән

Юл фаҗигасе Сибай шәһәрендә булган.

Сибай шәһәрендә "ЗИЛ" автоцистернасын йөртүче водитель юлда 8 яшьлек малайны бәрдергән.
ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, автомобиль светофорда яшел төс янганда, уңга борылган. Малай, велосипедын кул белән этеп, тизрәк юлны чыгып калырга ашыккан. Нәтиҗәдә, ул авыр тән җәрәхәтләре алган. Малайны ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә озатканнар.
Ведомство хәбәр итүенчә, водительнең ел ярым элек, эчкән килеш руль артына утыруы аркасында, машина йөртү таныклыгын алган булганнар. Бу очрак буенча тикшерү эшләре башланган.
Читайте нас: