+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

6 яшьлек малай балконнан егылып төшә язган

Әти-әниләр! Зинһар уяу һәм игътибарлы булыгыз!

Уфаның Транспорт урамындагы күпкатлы йортның 3нче катыннан 6 яшьлек малай егылып төшә язган. Ул әнисен чакырган һәм өченче катта урнашкан балконнан төшмәкче булган.
Ярый әле, баланың урамга балкон аша чыгарга азаплануын күреп калучы коткару хезмәтенә хәбәр иткән. Алар тиз арада килеп җитеп, 30 минут дәвамында малайны, тәрәзә янына бармасын өчен, бикле ишек янында сөйләндереп торган. Ул арада баланың әнисе кайтып җиткән.
Чынлыкта исә әни кеше, ике яшьлек кызын җитәкләп, картәниләренә киткән булган. 6 яшьлек малай өйдә ялгызы гына калган. Әнисен көтеп арыгач, ул балконнан чыгып, аны эзләргә уйлаган.
Кече яшьтәге балаларның үзләрен генә өйдә калдыру бик үкенечле тәмамланырга мөмкин. Бәла уйламаган җирдән килеп чыга. Ачык тәрәзәләр, техник приборлар, ягулык корылмалары, очлы предметлар, химик чистарту чаралары, дарулар... Ходай сакланганны саклар, диләр.
Әти-әниләр! Зинһар уяу һәм игътибарлы булыгыз!
Читайте нас: