-2 °С
Облачно
Журналга язылу

Баланы муеныннан баганага бәйләп куйганнар

Бу гаилә 5 яшьлек малайны тәрбиягә алган була.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ярославль өлкәсендә опека һәм попечительлек хезмәткәрләре күпбалалы гаиләләрне планнан тыш тикшереп йөргәндә, коточкыч күренешкә тап була. Юрьевское авылында яшәүче күпбалалы гаиләгә килгәч, ихатада муеныннан баганага бәйләп куелган 5 яшьлек малайны күреп шаккаталар. Белгечләр белдерүенчә, бу гаиләдә үз балаларыннан тыш, тәрбиягә һәм опекага алган 8 бала тәрбияләнә.
“Тәрбия”бирү максатында җәза алган малай әлеге гаиләдә опекада була. Әлеге вакытта бала дәваханәдә тикшерү үтә, ә калган җидесен тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар.
Хәзер бу эш белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Читайте нас