+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

4 яшьлек кыз югалган...

Ана кеше, баланың язмышы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр булса, тиз арада полициягә хәбәр итүләрен сорый.

Кырмыскалы районында ике атна элек 4 яшьлек кыз югалган. Баланың әнисе Лия Нигъматуллина фаразлавынча, аны әтисе, 51 яшьлек Үзбәкстан кешесе Альберт Мамлиев урлап алып киткән.
Хатын әйтүенчә, гастрабайтер ир моңа кадәр баласы белән кызыксынмаган. Аның 300 мең сумнан артык алимент бурычы җыелган. Әти кешенең кызын илдән алып чыгып китүе ихтимал.
"Полиция хезмәткәрләре кызны эзләүне игълан итә алмый, чөнки әтисе шундый ук хокукка ия. Аның балага бер генә документы да юк, димәк, балалар бакчасына урнаштыра да, поликлиникага алып бара да алмаячак" - ди хатын. Ул, баланың язмышы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр булса, тиз арада полициягә хәбәр итүләрен сорый.
Читайте нас: