+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ярдан сикергән, әмма су өстенә чыкмаган...

Кичә Уфада 14 яшьлек малайның гомере кыл өстендә булган.

Кичә Уфаның "Водопад" ял итү зонасында 14 яшьлек малай ярдан сикергән, әмма су өстенә кире чыкмаган. Бу хәлне күрүчеләр тиз арада коткаручыларга хәбәр иткән.
Үсмерне ике минут эчендә су төбеннән ярга чыгарганнар. Әмма ул инде тын алмаган була...
Коткаручыларның берсе - Тимур Зиннатуллин, ашыгыч ярдәм килгәнче, малайга ясалма сулыш эшләгән. Бәхеткә, биш минуттан соң баланың йөрәге янә тибә башлаган. Аңына килмәгән хәлдә аны башкаладагы дәваханәгә озатканнар.
Читайте нас: