+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

7 яшьлек кыз суга бата язган

Бәхеткә, аны коткаручылар күреп калган.

Кичә Салават районының Калмаклар авылы янындагы Юрүзән елгасында 7 яшьлек кыз суга батып үлә язган.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, коткаручылар рейд вакытында ярдан биш метр эчкә кергән кечкенә кызны күреп кала. Алар килеп җиткәнче, бала суга бата башлый.
Коткаручылар шундук ярдәмгә ташлана һәм баланы коткарып кала.
Коты алынган кызны әти-әнисенә тапшыралар.
Читайте нас: