+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Күршең 40 умарта асраса...

Дуван районының Каракүл авылында 8 яшьлек кызны бал кортлары чаккан. Баланың хәле авыр...

Дуван районының Каракүл авылында 8 яшьлек кызны бал кортлары чаккан. Балада моңардан көчле аллергия башланган. Табиблар ярдәме таләп ителгән.
Бал кортларын күршеләре тота икән һәм ул умарта ояларын аларга бик якын урнаштырган. Бу хакта кызның апасы Ксения социаль челтәрләрдә яза.
"Баланың хәле авыр. Умарталарны ихатасыннан алуын күпме генә сорасак та, күрше колагына да элми. Ул оялар санын ел саен арттыра килә, быел алар 40лап булды. Безнең арада "сугыш" инде ун еллап бара. Кортлар өлкәннәргә дә, балаларга да һөҗүм итә. Авыл советы безнең мөрәҗәгатькә игътибар итми, бернинди чара күрелми", - дип яза Ксения.
Ул язмасына йөзе шешенгән туганының фотоларын да беркеткән. Бу хәлгә республика Хөкүмәтенең халык белән социаль челтәрләрдә эшләү буенча эшлекле төркеме хезмәткәре җавап язган һәм әлеге хәлнең тикшереләчәген җиткергән.
Читайте нас: