+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Үсмер кыз машинаны кюветка очырган...

Аның янында 8 яшьлек пассажир да булган.

Зилаер районында ике балигъ булмаган бала катнашлыгында авария булган. Байгуҗа-Бикҗан юлында "Renault Logan" машинасы кюветка очкан.
Автомобиль белән Сибайда яшәүче 17 яшьлек кыз идарә иткән була. Ул руль артына машина йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган. Нәтиҗәдә, аның янында булган 8 яшьлек пассажир кыз тән җәрәхәтләре алган һәм дәваханәгә озатылган.
Бәхеткә, кызларның икесе дә исән. Транспорт чарасы - ул уенчык түгел. Шуңа да машина белән идарә итүгә җитди карарга кирәк. Мондый очракта бигрәк тә әти-әниләр игътибарлы булсыннар, җаваплылык тойсыннар иде. Ни дисәң дә, юл хаталарны кичерми!
Читайте нас: