-10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тагын бер үсмер газ иснәп үлгән

Аны ашыгыч ярдәм табиблары да коткара алмаган.

Октябрьский шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек малай “шаярып” кына газ баллончыгындагы газны иснәп карарга булган. Соңрак аның хәле начарая башлаган — үсмер һушын югалтып егылган.
— Якында булган кешеләр “ашыгыч ярдәм” чакырган, кызганычка каршы,табиблар килгәндә, малайның йөрәге тибүдән туктаган булган, — дип белдерә төбәк буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Әлеге фаҗигале очрак буенча тикшерү эше башланган.
Читайте нас в