Тән җәрәхәтләре алган малайны дәваханәгә озатканнар. ЮХХДИ инспекторлары водительне тиз арада тоткарлаган. Ул биредә яшәүче 26 яшьлек хатын булып чыккан. ВАЗ-2114 машинасы белән баланы бәрдереп китүче нык исерек булган дип фаразлана. Әлеге очрак буенча тикшерү бара.