+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Малайны коткарганда суга баткан...

Талкас күлендә 19 яшьлек егетнең гомере өзелгән.

Узган якшәмбедә, 14 июль көнне, Клим исемле 19 яшьлек егет Талкас күленә батып үлгән. Ул анда бергә эшләгән хезмәттәшләре белән ял итәргә килгән булган.
Бер төркем иптәшләре күл буенда учак яккан вакытта, Клим хезмәттәшенең улы белән су матрасында йөзәргә киткән. Кинәт кенә башланган көчле җил аларны күл уртасына алып кереп киткән һәм бер мизгелдә матрасны әйләндергән.
Клим күлгә бата башлаган малайны тартып чыгарган, алар берара су өстендә бергә торганнар. Көймәдә йөзеп килүчеләр малайны судан тартып чыгарырга өлгергән. Тик 19 яшьлек егет күл төбенә киткән һәм аның гәүдәсен водолазлар ике тәүлектән соң гына табып алганнар.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны елга-күл буйларына үзләрен генә җибәрмәгез. Бергә ял иткән очракта да күз-колак булыгыз. Үзләрен генә су матрасында калдыру да зур куркыныч тудыра. Сакланганны Ходай саклар, диләр. Җәйләрегез кайгы-хәсрәтсез, имин үтсен!
Читайте нас: