+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

4 яшьлек кыз табылды!..

Бер-беребезгә карата сабыр, миһербанлы, нинди генә кыен очракта да кеше булып калыйк әле, өлкәннәр!

Кырмыскалы районында 4 яшьлек кызның югалуы турында язып чыккан идек бит. Баланың әнисе Лилия Нигъмәтуллина кызны әтисе, 51 яшьлек Үзбәкстан кешесе Альберт Мамлиев, урлап алып киткән дип фаразлаган иде.
Төбәк Тикшерү комитеты белдерүенчә, 4 яшьлек Алинаны, чыннан да, әтисе урлап алып киткән. Бу хәл 29 июнь көнне булган. Ведомство хәбәр итүенчә, баланы Ишембайда, әтисенең туганнары өендә тапканнар.
Кыз әнисенә тапшырылган. Ул сау-сәламәт, хәле яхшы. Ә менә әти кешегә хокук сакчыларына бу гамәле өчен җавап тотарга туры киләчәк.
Еш кына хатын белән ир арасындагы аңлашылмаучанлык, низагларның бөтен авырлыгы бер гаебе булмаган сабыйлар иңенә төшә. Бер-беребезгә карата сабыр, миһербанлы, нинди генә очракта да кеше булып калыйк әле, өлкәннәр!
Читайте нас: