+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

12 яшьлек малай бензин иснәп үлгән

Бу коточкыч хәл Гафури районында булган.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, фаҗига Гафури районында булган. Бер төркем малайлар җыелышып, бензин белән шаярырга уйлаган. Шунда 12 яшьлек үсмер канистрдан бензин иснәгән һәм кинәт һушын югалтып егылган. Аның шунда ук үлүе билгеле.
Тикшерү комитетының матбугат хезмәте белдерүенчә, әлеге вакытта бу хәлне ачыклау бара.
Әлбәттә, балалар арасында мондый фаҗига булмасын өчен әти-әниләргә игътибарлы булырга, үсмерләр арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Читайте нас: