Республикада талпаннарның активлыгы кимегән, ләкин алар һаман хәвефле булып кала.
Бүгенге көнгә талпан кадалу сәбәпле Уфаның медицина учреждениеләренә 646 кеше, шул исәптән 222 бала мөрәҗәгать иткән. Быел балалар саны кимрәк: былтыр 834 кеше, шул исәптән 342 бала табибларга күренгән булган.
Бәхеткә, быел талпан энцефалиты белән авыручылар булмаган. Былтыр ике очрак теркәлгән булган. Агымдагы елда Уфада талпан боррелиозы белән 9 кеше зарарланган, алар арасында балалар юк.
Әти-әниләр урманга, яланга чыкканда талпаннардан саклану кагыйдәләрен балаларга алдан аңлатсын, аларга карата игътибарлы булсын иде.