+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

9 яшьлек баланың башына турник төшкән

Ни өчен уен мәйданчыклары бала гомере өчен куркыныч тудыра?

Ишембайда уен мәйданчыгында уйнап йөргән 9 яшьлек кызның башына турник төшә. Кызны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Республика буенча Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, баланың сәламәтлегенә зыян килгән.
Криминалистлар бу очрак буенча җинаять эше ачкан. Судмедэкспертлар кызның сәламәтлегенә килгән зыянны ачыклый һәм идарә итүче компаниянең документларын тикшерә.
Кызганычка каршы, сабыйлар уйный торган мәйданчыклар, бу хакта күпме генә сүз алып барылса да, балалар гомере өчен һаман булса куркыныч тудыра. Өлкәннәр үз эшләренә җаваплы караса, әлбәттә, мондый бәхетсез очраклар булмас та иде.
Читайте нас: