+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Катерда шартлау булган...

Шартлау вакытында катерда алты кеше булган, аларның өчесе - 3, 8 һәм 10 яшьлек балалар.

Кичә, 19 июль көнне, Нуриман районының Павловка сусаклагычында катерның двигателен кабызганда, мотор отсегында шартлау булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шартлау вакытында катерда алты кеше булган, аларның өчесе - 3, 8 һәм 10 яшьлек балалар. "Зыян күрүчеләр бар. Алар башкаланың 18нче дәваханәсенә урнаштырылган. Әлеге вакытта гомерләренә куркыныч янамый", - дип хәбәр итә ведомство.
Вакыйганың сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.
Читайте нас: