+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Киемнәрен — яр буеннан, гәүдәсен күл төбеннән таптылар...

20 июльдә Уфаның "Теплое" күле буенда үсмер баланың киемнәре табылган иде. Водолазлар бер тәүлек эзләүләр алып барды...

20 июль кичендә Уфаның Инорс мирорайонда урнашкан күл буенда үсмер баланың киемнәре табылган. Киемнәргә юлыгучылар шунда ук коткаручылар чакырткан. Водолозлар бер тәүлек буена эзләүләр алып барганнан соң, кичә 22.00 тирәсендә күл төбеннән 13 яшьлек малайның үле гәүдәсен чыгарганнар.
Соңыннан ачыклануынча, малай күлгә су коенырга бер төркем иптәшләре белән килгән булган. Ул бата башлагач, дусларының берсе ярдәмгә ташланган. Ләкин паникага бирелгән малай аны да батыра башлагач, коткара алмаган. Балаларның өлкәннәрне ярдәмгә чакыруларын берсе дә ишетмәгән, "Теплое" күлендәге "кыргый" пляжда берсе дә булмаган...
Суга батучылар турында күңелсез хәбәрләр көн саен диярлек ишетелеп кенә тора. Алар арасында балалар да бар. Җәй айларында өлкәннәргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Балаларның үзләрен генә елга-күл буйларына, "кыргый" пляжларга җибәрү бик хәвефле. Җәйләрегез имин, бәла-казаларсыз үтсен!
Читайте нас: