+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Югалган үсмер табылды

Башкортстанда яшәүче туганнарына кунакка кайткан һәм көннәрнең берсендә югалган 13 яшьлек малайны өч атна буена эзләделәр.

Магнитогорск шәһәреннән республиканың Благовар районында яшәүче туганнарына кунакка килгән 13 яшьлек Каримджон Куватов өч атна элек югалган иде. Малайны хокук сакчылары, волонтерлар эзләде. Бу эшкә ике төбәкнең дә тикшерүчеләре җәлеп ителгән.
Ниһаять, үсмер исән-имин табылды. 21 июль төнендә аны Уфадагы бер кафеда тапканнар. Якыннарының, ни уйларга да белми, йөрәге өзгәләнгән вакытта малай Уфада таныш кешедә яшәгән һәм кафеда эшләп йөргән.
Полиция хезмәткәрләре малайны әти-әнисенә тапшырган.
Үсмер вакыт - кеше тормышындагы катлаулы чорларның берсе. Психологлар билгеләвенчә, нәкъ шушы вакытта ата-аналарга бала белән уртак тел табу, яхшыны яманнан аерырга өйрәтү, үзара аңлашу, сөйләшү мөһим. Үсмер баланы кискен, башка сыймаслык гамәлләрдән саклап калу, нигездә, өлкәннәрнең аңа карата игътибарлы булуыннан да тора.
Читайте нас: