+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Аз гына соңлаган булсалар...

Уфа районының Жуково авылында 11 яшьлек малай күлгә бата язган.

Кичә, 23 июльдә, Уфа районының Жуково авылында 11 яшьлек малай күлгә бата язган. Ул анда 15 яшьлек абыйсы белән су кергән. Бер мәлдә малай ярдан эчкә йөзеп кергән һәм бата башлаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шул вакытта күл буенда ярдәм итәргә бер генә өлкән кеше дә булмаган.
Яр читендәге үсмер 112 номеры буенча шалтыратып хәбәр иткән, ә үзе ярдәм эзләп йөгергән. Бәхеткә, коткаручылар килеп өлгергән һәм хәлсез баланы ярга алып чыккан. Алар аз гына тоткарланган булсалар, әлеге очрак та фаҗига белән тәмамланасы иде.
Ведомство белдерүенчә, малайлар күлдә үзләре генә су коенган. Бу урын су керү өчен рәсми рәвештә рөхсәт ителмәгән.
Балаларның үзләрен генә елга-күл буйларына җибәрү зур куркыныч тудыра. Әлбәттә, моның өчен әти-әниләр җаваплылык тойсын иде.
Читайте нас: