+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар лагеренда коточкыч фаҗига...

Бер кыз фаҗига урынында һәлак булган, янә өч бала соңрак реанимациядә үлгән.

Бүген төнлә Хабаровск краендагы тау чаңгысы курортында палатка тибындагы балалар лагере янган. Бер кыз фаҗига урынында һәлак булган, янә өч бала соңрак реанимациядә үлгән.
Янгын бүген төнлә "Холдоми" туркомплексында урындагы вакыт белән 2 сәгать 31 минутта чыккан. Лагерьда 7дән 15 яшькә кадәр 189 бала булган. Территориядәге 26 палатканың 20се янып беткән. Барлыгы 240 квадрат метр мәйдан янган.
"Беренче канал" хәбәр итүенчә, янгын өлкәннәр гаебе белән килеп чыккан. Балалар йоклаган палаткаларга мизгел эчендә ут капкан һәм янган тентлар балалар өстенә төшкән.
Мәгълүм булуынча, янгында барлыгы 12 кеше зыян күргән. Аларның бишесе - өлкәннәр, җидесе - балалар. Дүрт бала үлгән, тагын берсе авыр хәлдә.
Әлеге фаҗигале очрак буенча җинаять эше ачылган, тикшерү бара.
Читайте нас: