+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Фонтан суында рәхәтләнеп коенганнар

Нәтиҗәдә, 37 бала дәваханәгә эләккән.

Хабаровскиның медицина учреждениеләренә барлыгы 37 бала мөрәҗәгать иткән. Башта эчәк инфекциясе белән 19 баланы дәваханәгә салганнар, бүген тагын биш сабыйны китергәннәр. Соңыннан ачыклануынча, алар барысы да фонтан суында коенып уйнаган.
“Роспотребнадзор” хәбәр итүенчә, суда норовирус табылган. Әлеге вакытта фонтан дезинфекциягә ябылган.
Әлбәттә, фонтаннар су коену урыны түгел. Әти-әниләр балаларының сәламәтлеге өчен җаваплылык тойсын иде.
Читайте нас: