+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Лагерьдагы янгынның сәбәбен атадылар

Янгын урынында булган власть вәкилләре сүзләренә караганда, палаткалардагы бикне ачу да зур проблема тудырган, ул балалар өчен катлаулы ясалган.

Хабаровск крае хөкүмәтендә палатка тибындагы лагерьда янгын чыгуның төп сәбәбен әйткәннәр. Төбәк власте вәкилләре белдерүенчә, янгын җылыткыч өстенә төшкән сөлгедән чыккан булырга мөмкин. Бу хакта "Риа-Новости" мәгълүмат агентлыгы яза.
"Палаткаларга "Ветерок " җылыткычлары куелган булган. Балалар әйтүенчә, алар анда киемнәрен киптергән. Сөлге яисә берәр өс киеме җылыткыч өстенә төшеп, янгын чыгуы бик ихтимал. Янгын сүндерүчеләр биргән мәгълүматларга караганда, палаткалар күз ачып йомган арада янган. ялкын 15 метр биеклеккә күтәрелгән", - диелгән хәбәрдә.
Янгын урынында булган власть вәкилләре сүзләренә караганда, палаткалардагы бикне ачу да зур проблема тудырган, ул балалар өчен катлаулы ясалган.
Мәгълүм булуынча, палатка тибындагы лагерьда 189 бала ял иткән. Фаҗига аркасында 4 баланың гомере өзелде. Бүген төбәктә матәм көне игълан ителде.
Читайте нас: