+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балтырганга якын бармагыз!

Уфа районының Нагаево авылында ихатасын чүп үләннәреннән тазарткан ир бәлагә тарыган.

Уфа районының Нагаево авылында җир участогы алган Иван Осипов исемле кеше ихатасын чүп үләннәреннән тазарта. Беркадәр вакыттан соң, аның тәнендә пешкән урыннар барлыкка килә, температурасы югары күтәрелә. Моның сәбәбе дәваханәгә баргач ачыклана. Чүп үләннәре арасында балтырган үсемлеге дә булган...
Балтырган (борщевик) - кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы үсемлек. Аның суты кояш нуры астында тән тиресе пешүенә китерә. Әгәр сут тәнгә өс киеме аша эләгә икән, тәндәге кабырчыклар чишенгәннән соң барлыкка киләчәк.
Тәндә пешү билгеләре күренү белән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр тәннең 80 проценты һәм аннан да күбрәк өлеше химик пешүгә дучар булса, хәлнең үлемечле тәмамлануы мөмкин. Балтырган суты күзгә эләксә, кеше сукыраерга да мөмкин.
Аның яфракларына ялан кул тотынырга һич кенә дә ярамый. Утаганда тыгыз резина перчаткалар кию һәм тәнне тулысынча каплаган өс киемендә булу мотлак. Иң мөһиме: кояшлы көнне балтырганга якын бармагыз.
Бу куркыныч үсемлектән бигрәк тә балалар сак булырга тиеш. Ул аеруча чәчкә ат­кан чорында куркыныч. Аңа якын килергә дә киңәш ителми.
Читайте нас: