+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Лагерьда балалар сугышкан

Бер малайны каты тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатканнар.

Хабаровск краеның Мирное авылы янындагы “Спецназ. Балалар” палаткалы лагеренда 10-17 яшьлек үсмерләр ял иткән. Тик алар янында вожатыйлар урынына милиция хезмәткәре яшәгән, малайлар белән төрле күнекмәләр үткәргән. Күнекмә вакытында үсмерләр арасында сугыш чыга һәм араларындагы бер малай каты тән җәрәхәтләре ала.
Зыян күрүче малайның әнисе әйтүенчә, лагерьда вожатыйлар булмый, балалар биредә үзләре көн күрә.
Төбәкнең фән һәм мәгариф министры Алла Кузнецова белдерүенчә, бу лагерьда авыр холыклы үсмерләр ял иткән була. “Холдоми” лагеренда булган янгыннан соң, бу палаткалы лагерьны да ябарга тиеш булганнар. Ләкин ул ни өчендер ябылмый кала.
Әлеге хәл буенча ике җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: