-27 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кайда газиз әнкәсе?...

Башкортстандагы авылларының берсендә 9 айлык баланы урам уртасында калдырып киткәннәр.

Нефтекама шәһәре округына кергән Энергетик авылында яшәүчеләр башка сыймаслык хәлнең шаһитлары булган. Бу хакта PRONEFTEKAMSK мәгълүмат чыганагы яза.
Авыл кешеләре урам утрасында елаган 9 айлар тирәсендәге балага юлыккан. Сабыйның әти-әнисе кайда - менә монысы тагын да сәеррәк хәл.
Опека органы вәкилләре сабыйны дәваханәгә китергән. Хәзерге вакытта аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Полиция баланың әти-әнисенең шәхесен ачыклый.
Читайте нас в