+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сигез лагерьны су баскан

Балаларны ашыгыч рәвештә “коры җиргә” чыгарганнар.

Иркутск өлкәсенең Шелеховский районында берничә көн туктаусыз койган яңгырлар аркасында, анда урнашкан балалар лагерьларын су баса башлаган.
Районның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, башта ике лагерьны эвакуацияләгәннәр. Аннан ашыгыч рәвештә алты лагерьда ял итүче балаларны чыгарганнар. Балаларны мәктәп янындагы вакытлыча урнаштыру пунктына китерәләр, ә аннан әти-әниләре килеп ала. Бу район территориясендә барлыгы 11 ял һәм сәламәтләндерү лагере урнашкан.
Шул ук вакытта поселокта яшәүчеләрне дә эвакуацияләү бара.
Читайте нас: