+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Котырынган эт 3 яшьлек кызга ташланган

Коточкыч хәл шушы көннәрдә Стәрлетамак шәһәрендә булган.

Сугышчан токымлы эт өч яшьлек кызга һөҗүм иткән. Бу хәл 29 июль көнне Стәрлетамак шәһәрендә булган. Котырынган эт баланы тешләп, өзгәләнгән җәрәхәтләр салып өлгерә. Аны дәваханәгә озаталар.
Питбультерьер токымлы эт урамда авызлыксыз һәм бәйсез булган. Хуҗасының да шунда булуы билгеле. Бу вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә: "Ирләр баланы эттән чак аралап алды. Агрессив этне хәтта хуҗасы да тынычландыра алмады. Кара төстәге питбуль усал эт, аны болай гына җиңәрлек түгел. Бик куркыныч күренеш булды" - дип яза.
Русия Эчке эшләр министрлыгы кисәтүенчә, потенциаль куркыныч булган этләрне авызлыксыз һәм бәйсез йөртү тыела. Куркыныч эт махсус койма артында гына авызлыксыз йөри ала. Бу очракта капкада кисәтү язмасы куелырга тиеш.
Читайте нас: