+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сары үрмәкүч Уфа янын баса...

Аңа ялангач кул белән тотынырга ярамый. Бу хакта балаларны да искәртергә онытмагыз.

Африка, Урта Азия, Русиянең көньягында үрчи торган "сары сак "дигән үрмәкүч узган елда Уфа янындагы авылларда күренә башлаган иде. Кыш җылы килү сәбәпле, бөҗәкләр исән калып, быел Нагаево, Акбердино авылларында аеруча күпләп үрчи башлаган.
Сары сак - агулы үрмәкүч. Ул без күреп өйрәнгәннәрдән күпкә зур (уртачалары биш сумлык акча зурлыгында), тиз йөгерә, кешегә төнлә һөҗүм итә. Дөресрәге, ул беренче булып ташланмый, куркыныч туганда, үз-үзен яклау максатыннан һөҗүм итә.
Мондый үрмәкүч тешләгән урын нык авырта. Табиблар әйтүенчә, сары сакның тешләве кеше өчен үлемечле түгел. Ләкин аерым очракларда ул реакция бирергә, анафилактик шок китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да кешенең хәле начараю күзәтелгәндә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Җәй башыннан Нагаево авылында яшәүче ике кеше, үрмәкүч тешләгәннән соң, табибларга мөрәҗәгать иткән. Янә бер очрак Дәүләкән районында теркәлгән.
Гадәттә, сары сак озын сабаклы үләндә, куакта була, өйгә керүе дә бик ихтимал. Аңа ялангач кул белән тотынырга ярамый. Себерке белән алып ташларга да ашыкмагыз. Аның буенча ул тиз генә кулга менәргә яисә биткә сикерергә мөмкин. Бу хакта балаларны да искәртергә онытмагыз. Иң яхшысы, үрмәкүчне сөлге белән тотып, яисә банкага эләктереп, өйдән читкә чыгарырга.
Читайте нас: