+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 август 2019, 11:17

"Акча күчермәсәгез, граната шартлатам!"

Уфада 12 яшьлек малай 5 миллион сум акча таләп иткән.

30 июнь кичендә "112" саннарын җыеп, ашыгыч ярдәм хезмәтенә бер бала шалтырата. Ул үз исәбенә 5 миллион сум акча күчерүләрен таләп итә. Аны үтәмәгән хәлдә, граната шартлату белән яный.
Хокук сакчылары телефон террористының эзенә тиз төшә. Ул Уфадан 12 яшьлек мәктәп укучысы булып чыга. 5нче сыйныф укучысы үз гаебен таныган.
Уйлап эшләнгән гамәлме бу, әллә уйнапмы?.. Ничек кенә булмасын, хәзер малайның әти-әнисенә җавап бирергә туры киләчәк. Балигъ булмаган балага тиешле тәрбия бирмәгәннәре өчен аларга карата протокол төзегәннәр. Ә малай профилактик исәпкә куелган.
Читайте нас: