Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 август 2019, 12:26

4 яшьлек бала арба астында калып үлгән

Бик кызганыч хәл. Ходай Тәгалә әти-әнисенә сабырлык бирсен!..

Бәхетсез очрак республиканың Күгәрчен районында булган. Бу хакта "Башкортостан" телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
4 яшьлек малай, печән төягән вакытта, кузгалып киткән ат арбасы астында калган. Бала, алынган җәрәхәтләрдән, дәваханәдә үлгән.
Фаҗигале хәлне тикшерү бара.