+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 август 2019, 17:21

Баласын этләр белән бергә “тәрбияләгән”

Алты яшьлек сабый 25 эт, ике песи һәм куян белән бер өйдә яшәгән.

Саратов шәһәрендә алты яшьлек бала яшәгән йортта 25 эт, ике песи һәм бер куян асраганнар. Аның әнисе кызын антисанитария шартларында яшәргә мәҗбүр иткән. Волонтер –зоояклаучылар бу мәхшәрне килеп күреп чаң сукмаса, сабыйга игътибар итүче булыр идеме икән?
Полиция хезмәткәрләре баланы әнисеннән тартып алган. Бу хакта өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Анастасия Захарова хәбәр итә.
— Балигъ булмаган балалар эшләре буенча хезмәт (ПНД) вәкилләре килеп бинаны тикшерде, баланы гаиләдән алып китү турында карар кабул ителде. Алты яшьлек кыз реабилитация үзәгенә урнаштырылды, — дип белдерде ул.
Читайте нас: