+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 август 2019, 17:19

“Артек”ка ялган юлламалар сатып яткан

Оятсыз хатын ата-аналарны акчасыз, балаларны ялсыз калдырган.

Санкт-Петербургта аферист хатын үзен Тикшерү комитеты хезмәткәре дип таныштырып, “Артек” лагерена ялган юлламалар сатып яткан.
Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко белдерүенчә, мошенник хатын тарафыннан алданган кешеләр ведомство башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. Алар әйтүенчә, хатын үзен Тикшерү комитеты хезмәткәре дип таныштырган һәм лагерь белән ведомство хезмәттәшлек итү кысасында бүленгән ташламалы юлламалар сатып алырга тәкъдим иткән.
Петренко аңлатуынча, Тикшерү комитеты “Артек” һәм “Орленок” лагерьлары белән, чынлап та, хезмәттәшлек итә, тик “ташламалы юлламалар” сатмый.
Аферист хатын лагерьда 13 июльдән 4 августка кадәр булган сменага ялган юлламаны 30 мең сумга саткан. Соңрак юллама алган ата-аналарның электрон почталарына, балагыз конкурста сайлап алу турын үтмәде, шуңа лагерьга бармый, дигән язу килеп төшкән. Ә үзе ата-аналарның акчаларын кире кайтармаган.
Мошенниклыкта гаепләнүче хатын моңа кадәр дә берничә тапкыр суд алдына баскан булган инде.
Баласын ялга җибәрүче ата-аналар сак булсын, ялган юллама сатучы аферистлар тозагына эләкмәсен иде.
Читайте нас: