+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 август 2019, 13:58

Төркиягә очканда ай ярымлык бала үлгән

Самолетта нарасыйның хәле начарлану сәбәпле, экипаж командиры кире әйләнеп кайтырга рөхсәт сорый...

Бишкәктән Истанбулга очкан самолетта ай ярымлык нарасый үлгән. Очкыч Кыргызыстанның "Манас" аэропортыннан 08:50 минутта очып китә. Беркадәр вакыттан соң экипаж командиры, бер пассажирның үзен начар хис итүе сәбәпле, кире әйләнеп кайтырга рөхсәт сорый.
Самолет 10:16 сәгатьтә Бишкәккә әйләнеп кайта. Ашыгыч ярдәм табиблары инде көтеп торган була. Әмма бала һавада вакытта ук үлгән. Фаҗигале хәлнең сәбәпләре тикшерелә.
Мондый кайгылардан Ходай Тәгалә сакласын! Яңа туган нарасыйлар белән ерак сәфәрләргә чыгучы әти-әниләр сак булсын, табиблар белән киңәш итсен, дип телисе генә кала.
Читайте нас: