+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 август 2019, 21:59

Мопедка утырган үсмер 7 яшьлек малайны бәрдергән

Соңгы вакытта үсмерләр арасында мотоцикл-мопедларда йөрү шактый популярлашты. Мототранспорт белән ничә яшьтән идарә итәргә ярый?

Уфада "Vento Rivo II" мопеды белән идарә итүче 13 яшьлек үсмер велосипедта китеп барган 7 яшьлек малайны бәрдереп киткән. Бала җитди җәрәхәтләр алган, аның башы бәрелгән. Әти-әнисенең малайны дәваханәгә алып китүе мәгълүм. Ә үсмер авария урыныннан качып киткән. Әлеге юл-транспорт очрагын тикшерү бара.
Соңгы вакытта үсмерләр арасында мотоцикл-мопедларда йөрү шактый популярлашты. Мототранспортка утыру өчен аңа хокук бирә торган таныклыгың – “праваң” булырга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, мопед һәм скутер механик транспорт чарасы булып санала һәм аларда йөрү өчен “М” категорияле водитель таныклыгы булу зарур. Мопед һәм скутер белән 16 яшькә җиткән очракта гына идарә итү рөхсәт ителә. Бу кагыйдәгә бигрәк тә әти-әниләр колак салсын һәм җаваплылык тойсын иде.
Читайте нас: