+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 август 2019, 17:39

8 яшьлек малай машина каршына кинәт йөгереп чыккан

Бала юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып барган.

Кичә, 5 август кичендә, Уфаның Лесной проезд урамында 8 яшьлек малай машина тәгәрмәче астына барып кергән. Бала кинәт кенә урам аша йөгереп чыгарга уйлый, "Kia Sportage" машинасы белән идарә итүче 56 яшьлек водитель вакытында тормозга басып өлгерәлми. Юл-транспорт вакыйгасын автомобильдәге видеорегистратор төшергән.
Бәхеткә, малай исән, ул тән җәрәхәтләре белән генә котылган. Мәгълүм булуынча, бала юлны җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән урыннан чыгып барган.
Статистик мәгълүматлар күрсәтүенчә, балалар катнашлыгында юл һәлакәтләренең күп очрагы каникуллар чорына туры килә. Аяныч хәлләргә китергән төп сәбәпләр - тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгу, юлларда уйнау, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементсыз йөрү, светофорга игътибар итмәү, транспорт чарасы алдына кинәт йөгереп чыгу. Шуңа да балаларга, кайда гына яшәүләренә карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен кат-кат искәртү кирәклеге көн кебек ачык.
Читайте нас: