+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 август 2019, 16:07

Бакчадан уенчык машинага утырып чыгып киткән

Тәрбияче төркемдәге сигез баланы карап өлгерә алмаган.

Түбән Тагилдагы балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек малай, кичке прогулка вакытында, уенчык машинасына утырып, урамга чыгып киткән. Юл буеннан берүзе генә китеп баручы сабый үтеп баручыларның игътибарын җәлеп иткән. Аларның бер изге күңеллесе малайны җитәкләп тәрбиячегә китергән.
Бу очрак буенча урындагы прокуратура тикшерү эше башлаган. Билгеле булуынча, ул көнне төркемдә барлыгы сигез генә бала булган, тәрбияче аларны да тиешенчә карамаган. Балалар бакчасы мөдиренең бу очрак буенча полициягә мөрәҗәгать итмәве дә ачыкланган.
Читайте нас: