+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 август 2019, 14:00

3 яшьлек бала машина астында кала язган...

Машинаны кул тормозына куярга, ачкычын алырга онытулар үкенечле тәмамланырга мөмкин. Әти-әниләр, берүк уяу булыгыз!

Бу хәл 6 августта Куергазы районының Якшимбәт авылында булган. ВАЗ-2110 автомобиле белән идарә итүче 35 яшьлек яшьлек хатын машинасыннан төшкәндә, кул тормозын куерга оныткан. Шул мәлдә автомобиль урыныннан кузгалып киткән һәм аның 3 яшьлек баласын бәрдергән.
Нәтиҗәдә, сабый төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып киткәннәр.
Транспорт чаралары белән идарә итү игътибарлы, сак булуны сорый. Машинаны кул тормозын куярга, ачкычын алырга онытулар үкенечле тәмамланырга мөмкин. Әти-әниләр, берүк уяу булыгыз!
Читайте нас: