+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 август 2019, 14:06

Палаткаларга шыбырдап яңгыр үткән, ә суны күлдән эчкәннәр...

Лагерьда ял итүче балаларны шулай чыныктырырга уйлаганнар, күрәсең.

Бурятиядә Байкал яры буенда урнашкан “Вместе” балалар палаткалы лагере, тиешле шартлар булмау сәбәпле, 90 көнгә ябылган.
Биредә ял итүче балалар гаҗәеп шартларда көн күргән. Ашарга әзерләү өчен суны якындагы күлдән ташыганнар. Яшәгән палаткалары ныклы урнаштырылмаган, аларга су үткән, хәтта ишекләре дә ябылмаган. Балалар йөри торган бәдрәфкә ял итәргә килүче чит кешеләр дә йөргән.
Лагерьда суыткычлар җитмәү сәбәпле, ризыклар дөрес сакланмаган. Биредә балаларны тамаклары туйганчы ашатучы да булмаган.
Нәтиҗәдә, лагерь ябылган, ә балаларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Оештыручылар җавапка тарттырылачак.
Баласын палаткалы лагерьга җибәрүче әти-әниләргә бигрәк тә игътибарлы булырга, андагы яшәү шартлары, ял программасы һәм балалар өчен җаваплы кешеләр белән алдан танышырга кирәк.
Читайте нас: