+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
9 август 2019, 01:14

Ике яшьлек баланың борыныннан... теш алганнар

Ул картәнисенең ясалма теше булып чыккан.

Ашыгыч ярдәм табиблары борыны белән тын алалмый башлаган ике яшьлек кызны Г. Сперанский исемендәге балалар дәваханәсенә китерә. Белгеч баланың борыныннан аксыл-соры төстәге каты әйбер тартып чыгара.
Кызның якыннарын аптырашта калдырган әйбер — картәнисенең ясалма теше булып чыга. Протездан сынып төшкән теш кисәген бала идәннән табып ала, уйнаганда ялгыш борынына тыга.
Табиблар белдерүенчә, бу теш сабыйның борыны эчендә атнага якын яткан. Ул урыныннан кузгалган очракта, тын юлын каплау куркынычы да булган.
Читайте нас: