0 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 Августа 2019, 06:28

Өйгә керүләренә... бала тончыгып үлгән

Йөрәк әрнеткеч фаҗига Учалы районында булган.

title
Учалы районының Ахун авылында яшәүче яшь гаиләдә коточкыч фаҗига булган. Әти-әнисе яшь ярымлык сабыйларын өйдә үле килеш тапкан. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
Бала өстәл белән стена арасына кереп кысылган һәм аннан чыга алмаган. Бу вакытта әти-әнисенең кайда булуы билгесез.
Полиция хезмәткәрләре сабыйның тәнендә бәрелгән-сугылган урын тапмаган. Әлеге вакытта тикшерү эше бара.
Читайте нас