Әти-әниләр колагына
11 Августа 2019, 11:20

Хәния Фәрхинең оныгы туган!

Сабый якты дөньяга Изге Корбан гаете көнендә аваз салды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәния Фәрхинең гаиләсендә сөенечле вакыйга! Бүген, Корбан гаете көнендә, җырчының кече кызы Алсу әни булган. Алсу белән Русланның гаиләсендә беренче сабыйлары - кызлары туган.
"Кызым минем, сәлам! Бу дөньяга рәхим ит! Сүз бирәм: без иң яхшы әти-әни булачакбыз! 2975 килограмм бәхет һәм 52 сантиметр мәхәббәт..." - дип яза Инстаграм битендә бәхетле мизгелләр кичерүче яшь әни.
Яшь гаиләне котлауларга без дә кушылабыз! Кызыгыз сәламәт, бәхетле, әти-әниле сабый булып үссен!
Фото Алсу Валикның Инстаграм битеннән.
Читайте нас