+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 август 2019, 14:04

Балага эт ташланган...

Малайга хәтта операция ясарга туры килгән.

Куергазы районында мәктәп укучысына хуҗасыз эт ташланган. Бу хакта район хакимияте башлыгы социаль челтәрләрдә язган.
Малайны авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр. Аның бөтен тәне тешләнгән, корсагында тирән җәрәхәт булуы билгеле. Бәхеткә, операция уңышлы үткән. Малайның гомеренә куркыныч янамый.
Авыл халкы әйтүенчә, эт малайга тик торганнан ташланган. Хуҗасыз җанварның авылда берничә ай йөрүе күзәтелгән.
Участок табибы этне караганнан соң, котырыну билгеләре ачыкланмавын белдергән. Хәзер ул 10 ай дәвамында күзәтү астында булачак.
Читайте нас: